news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус инфекциясеннән саклануның иң яхшы алымын атадылар

Коронавирустан саклануның иң яхшы алымы – аңа каршы прививка ясату, диде Анна Попова.

Коронавирус инфекциясеннән саклануның иң яхшы алымын атадылар

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән саклану өчен иң яхшы алым – аңа каршы прививка ясату. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узган «Сәламәт җәмгыять» форумында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Коронавируска каршы прививка ясатырга, вакцинация узарга кирәк. Вирус билгеле түгел, без аны әле ахыргача белмибез», - диде Попова.

Ул вирусның ахыргы нәтиҗәләре әле билгеле булмавын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100