news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 62 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән 26,8 мең кеше авырган, шуларның 23,1 меңе терелгән.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә 62 кеше коронавирус йоктырган. Дүрт кеше авыруны республикадан читтә, калганнары авыру кеше белән аралашканнан соң эләктергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«21 кешене хастаханәгә салганнар, 41 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Яңа очракларның күбесе Казанга (25) һәм Яр Чаллыга (16) туры килә. Дүртәр кеше Әлмәт һәм Тукай районнарында, 2 авыручы — Лаешта һәм берәр кеше — Арча, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Спас һәм Чистай районнарында.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән 26,8 мең кеше авырган, шуларның 23,1 меңе терелгән. Вакцинацияне 1 077 954 кеше үткән, шуларның 946 272е вакцинаның икенче дозасын да алган.


news_right_1
news_right_2
news_bot