news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башлыгы вакцинация темпын тәнкыйтьләде

Районда бер атна эчендә 133 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Питрәч районында гриппка һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Ковидка каршы вакцинация темпын аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Илһам Кашапов тәнкыйтьләде.

«Вазгыять бик киеренке, ул сезонлы авырулар аркасында катлаулана. Безнең район атна саен тәнкыйтькә эләгә, кешеләр вакцина ясатмый. Коронавирус белән авыручылар бик күп, стационарлар тулган. Шуңа да карамастан, бу халыкны куркытмый!», — диде район җитәкчесе.

Тулаем алганда бер атна эчендә 133 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Барлыгы исә 8 894 кеше вакцинация узган. «Бу планның 29 проценты», — диделәр матбугат хезмәтендә.  

Шулай ук планеркада авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлар да катнашты. Илһам Кашапов коллективларда аңлату эшләре алып барырга һәм Питрәч район хастаханәсе табиб-эпидемиологы белән очрашулар уздырырга йөкләмә бирде.

«Районда авыручылар күп. Көн саен коронавирусның лаборатория шартларында расланган очраклары ачыкланып тора. Мөгаен, Казанга якын булу һәм маятник миграциясе, ягъни халыкның башкалага эшкә барып-кайтып йөрүе дә тәэсир итә торгандыр», — дип белдерде чыганак.

Бүген районда фельдшер-акушерлык пунктларында, табиблык амбулаторияләрендә, шулай ук яшәү урыны буенча район үзәк хастаханәсендә прививка ясатырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100