news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдагы атышта яраланган 8 кеше хастаханәдә дәвалануын дәвам итә

Пермь дәүләт университетындагы атыш вакытында яраланган 8 кеше край үзәге хастаханәләрендә, ә 7 кеше Мәскәүдә дәвалана.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Пермь университетындагы атышта яраланган 8 кеше хастаханәләрдә дәвалануларын дәвам итә.

Пермь дәүләт университетындагы атыш вакытында яраланган 8 кеше край үзәге хастаханәләрендә, ә 7 кеше Мәскәүдә дәвалана, дип Пермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА новости хәбәр итә.

Һөҗүм итүче үзе дә авыр хәлдә. Аның аягының бер өлешен ампутацияләгәннәр. «Сигез кеше Пермьдәге медицина учреждениеләрендә дәвалана. Барысының да хәлләре канәгатьләнерлек. Атучы кеше үз аңында, авыр хәлдә», — диделәр ведомствода.

20 сентябрьдә студент Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында ут ача. Алты кеше һәлак булган, 47 кеше зыян күргән. Кулга алганда 18 яшьлек һөҗүм итүче яралана һәм хастаханәгә озатыла.

«Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100