news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның килеп чыгышын кабат тикшерәчәк

Моның өчен бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 20 кешелек команда җыячак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 пандемиясен китереп чыгарган вирусның килеп чыгышын тикшерүне кабат башларга уйлый. Бу хакта «The Wall Street Journal»на сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Оешма вәкилләре хәбәр иткәнчә, бу мәсьәләне чишәр өчен вакыт күп түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 20 кешелек команда җыячак. Бу төркемгә биологияне саклау, лаборатория куркынычсызлыгы белгечләре һәм хайваннар авырулары буенча белгечләр керә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100