news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Вектор» вакцинасын клиник сынау тәмамлану вакыты билгеле булды

Клиник тикшеренүләрнең икенче этабы уңышлы уза, дип сөйләде Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең җитәкчесе Анна Попова.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). «Вектор» үзәгендә коронавируска каршы ясалган вакцинаның клиник сынау 28-30 сентябрьдә төгәлләнә. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Аның мәгълүматлары буенча, клиник тикшеренүләрнең икенче этабы уңышлы уза.

«Вакцинаны үз теләкләре белән ясатучыларда клиник билгеләр, температура һәм ниндидер реакция юк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100