news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән

27 сентябрьгә республикада барлыгы Covid-19 инфекциясен йоктыруның 7160 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Өч очракта читтән кайтучыларда, 22 очракта авыру кеше белән элемтәдә булучыларда ачыкланган. Биш кеше хастаханәдә, 20 кеше өйдә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Иң күп авыручы (10 кеше) 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркемгә туры килә.

27 сентябрьгә республикада барлыгы Covid-19 инфекциясен йоктыруның 7160 очрагы теркәлгән. Барлыгы 6048 кеше терелгән, узган тәүлектә 28 кеше савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot