news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 99 кеше үлгән

Мәскәүдә 18 кеше үлгән.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 99 кеше үлгән, ә COVID-19 инфекциясе тарала башлаганнан алып, барлыгы 20324 кеше вафат булган. Бу турыда журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

«Соңгы тәүлектә коронавирустан 99 үлем очрагы расланган. COVID-19 инфекциясе таралганнан алып 20324 кеше вафат булган», — диелгән хәбәрдә.

Аерым алганда, Мәскәүдә — 18 кеше, Санкт-Петербург белән Ростов өлкәсендә тугызар кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot