news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар коронавирусның үпкәләрне зарарлау куркынычын арттыра торган факторны атады

Тән массасының югары индексы һәм тәмәке куллану күп кенә авыруларның, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларының агымын шактый катлауландыра.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе вакытында сепсисның үсеш куркынычын, үпкә һәм башка органнарның зарарлануын симерү һәм тәмәке тарту кебек факторлар арттыра. Бу хакта АКШ, Бөекбритания һәм Норвегия тикшеренүчеләре төркеменә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Белгечләр мәгълүматы буенча, гәүдә массасының югары индексы һәм тәмәке куллану күп кенә авыруларның, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авыруларның агымын шактый катлауландыра.

Әлеге факторларның Covid-19 тарафыннан зарарланган организмга йогынтысын өйрәнеп, галимнәр алар нәтиҗәсендә барлыкка килә торган сепсис интенсив терапиягә бирелми диярлек дигән нәтиҗәгә килә.

«Без беренче тапкыр Covid-19 авыруларының сәламәтлеге каты начараю проблемасы турында уйладык, бу категория авыруларның генетик тикшеренүен дә керттек», — дип хәбәр итте доктор Дипендер Гилл.

Коронавирус инфекцияле 3199 пациентның мәгълүматларын анализлау нәтиҗәләре тәмәке тарту һәм симерүнең төп куркынычы аларның ДНК дәрәҗәсендә кешенең иммун системасына йогынтысы булуын күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100