news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавируска каршы көрәшүче табибларга өстәмә түләү турында сөйләшәчәкләр

Россия Хөкүмәтендә дискуссия киләсе атнада ук узарга мөмкин.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында медицина ярдәме күрсәтү буенча табиблар эшенә яңа алымнар кертү, шулай ук медикларга өстәмә түләү системасын камилләштерү турында дискуссия булырга мөмкин. Фикер алышуны Россия Хөкүмәтендә үткәрү планлаштырыла. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Медицина җәмгыяте вәкилләренең Covid-19 пандемиясе шартларында медицина ярдәме күрсәтү һәм медперсонал эшен оештыруның яңа алымнары турында фикер алышу, шулай ук яңа коронавирус инфекцияле пациентлар белән эшләгән өчен медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне исәпләү принцибын камилләштерү тәкъдиме буенча Хөкүмәт мәйданчыгында фикер алышу турында билгеле», — дип аңлатма бирде чыганак.

Аның мәгълүматлары буенча, бу чара киләсе атнада узарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100