news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч йөрәк сәламәтлеге өчен физик йөкләнеш файдасын аңлатты

Максатчан нәтиҗә өчен реакция һәм «бәхет гормоннары», һәм катехоламин гормоннары, яки адреналин кирәк, бу кешегә йөкләнешне ләззәт буларак кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Күңелле хис-кичерешләр китереп чыгара торган физик йөкләнеш йөрәкнең сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы Евгений Шляхтога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Һәркем уңай эмоциональ җавапка китерә торган йөкләнешне сайларга тиеш. Бию рәхәтлек бирсә, биюне сайларга кирәк. Йөгерү юлы күңелле булса, йөгерү юлы… Барысына да ниндидер стереотиплар тәкъдим итәргә кирәкми», — дип белдерде белгеч.

Шляхто уйлавынча, максималь нәтиҗәне тою өчен реакция һәм «бәхет гармоннары» — эндорифин һәм катехоламин, яки адреналин кирәк. Нәкъ менә шулар кешегә йөкләнешне ләззәт буларак кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100