news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Мясников дөрес туклану буенча төп хаталарны әйтте

Ул җиләк-җимешне һәм яшелчәне тоташ ашарга киңәш итә, чөнки клетчатка эчәклектә нәкъ менә шулай үзләштерелә.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында сәламәт туклануга омтылучы кешеләр җибәрә торган хаталар турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Табиб еш кына дөрес туклану диетасы өчен туры килә торган продуктлар турындагы ялгыш фикерләрне ачыклаган.

Озак саклана торган ачы сөт продуктларында савыттагы язуларга карамастан, пробиотиклар була алмый, дип белдерде Мясников. Тапшыруда мондый азык-төлек эчәклек микрофлорасы өчен файдасыз булуы әйтелде.

Смузида шикәр бик күп, дип күрсәтә табиб. Ул җиләк-җимешне һәм яшелчәне тоташ ашарга киңәш итә, чөнки клетчатка эчәклектә нәкъ менә шулай үзләштерелә.

Хәзерге кукуруздан ясалган иртәнге коры аш (кукурузные хлопья) чистартылган оннан ясалган һәм аларның бер файдасы да юк, ди Мясников. Кукуруз полентасында да шундый ук җитешсезлекләр бар. «Бу чиста углеводлар, клетчатка юк, кыскасы, крахмал», — диде табиб.

Фруктозалы татлы ризыкларга шикәрле традицион десертларга алмаш буларак карарга ярамый. Фруктоза шулай ук инсулин күләмен арттыра, тазаруга һәм шикәр авыруын көчәйтүгә китерә диде Мясников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100