news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан яңа вакцина теркәлде

«ЭпиВакКорона-Н» Россиядә Covid-19дан теркәлгән бишенче вакцина булды.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән «ЭпиВакКорона-Н» дигән тагын бер вакцина теркәде. Мәгълүматлар дәүләт дарулар реестрында барлыкка килде.

Әлеге вакцина ике тапкыр ясала. Прививкалар арасында интервал 14-21 көн тәшкил итәргә тиеш.

«ЭпиВакКорона-Н» Россиядә Covid-19дан теркәлгән бишенче вакцина булды. Хәзерге вакытта илдә прививка ясау кампаниясе «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «Ковивак» кулланып алып барыла. Ревакцинация «Спутник Лайт» препараты белән үткәрелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100