Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланган бирле республикада 6 мең 396 кеше әлеге чир белән авырган.

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 29 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручыларсаны 6 мең 396 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5 меңгә якын ПЦР-тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 15 кеше терелүен әйтте.