news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда мәктәптә коронавирус таралган очракта нишләргә икәнен аңлаттылар

Укучыда яңа коронавирус инфекциясе ачыкланса, сыйныфтагы бөтен балалар дистанцион белем алуга күчәчәк.

Роспотребнадзорда мәктәптә коронавирус таралган очракта нишләргә икәнен аңлаттылар
"Татар-информ" архивы

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Әгәр Татарстан мәктәбендә укучы бала яңа коронавирус инфекциясе белән авырса, сыйныфтагы бөтен балаларны, ә инде укытучы бу чирне йоктырса, аның белән аралашкан барлык педагогларны өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Әгәр баланың яңа коронавирус инфекциясе йоктыруы расланса, сыйныфтагы бөтен балалар дистанцион белем алуга күчәчәк. Ә инде укытучы авырып китсә, бу очракта без һәр конкрет очрак буенча аерым эшләячәкбез», - дип искәртте спикер.

Авдонина аңлатып үткәнчә, әгәр башлангыч сыйныфлар укытучысы коронавирус йоктырса, ул карантинга озатылачак, шулай ук аның белән аралашкан мөгаллимнәр төркеме дә билгеләнәчәк.

«Әгәр ул, әйтик, өлкән сыйныфларда укыта һәм төрле класслар буенча йөри, дәрес бирә икән, бу очракта да, контактның дәрәҗәсенә карап, әлеге мәсьәлә шәхси нигездә хәл ителәчәк», - дип искәртте эксперт.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән санитар кагыйдәләр гамәлдә булган шартларда мәктәпләргә ничек эшләргә икәнлеген аңлатканнар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100