news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация кертүне яклап чыгыш ясады

Татарстан Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, мәҗбүри вакцинация турындагы карар никадәр тизрәк кабул ителсә, шуның кадәр күбрәк кеше тормышын саклап калып булачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Бары тик мәҗбүри вакцинация генә коронавирус инфекциясеннән күмәк иммунитетка ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Кешеләр – шул ук хайваннар алар, «көтү законы» буенча аларның 60 проценттан артыгы прививка ясатырга тиеш, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бу фикерем өчен мине тәнкыйть утына тотачаклар. Безнең мәҗбүри вакцинациядән башка бүтән юлыбыз юк... Мин биредә доктор Мясников белән (ул «кешеләр – шул ук хайваннар алар» дигән иде) 100 процент килешәм. Көтү законы буенча, күмәк иммунитетка ирешү өчен көтүдәгеләрнең 60 проценттан артыгы прививка ясатырга тиеш. Әгәр аңгыра сарыкка һәм, гафу итегез, сыерга инде берни дә аңлата алмыйсың икән, аларны тулы бер көтүнең исән калуы хакына мәҗбүр итәргә кирәк», - диде Әминов җирле телевидение эфирында.

Ул әлеге фактның Homo sapiens эволюциясе белән раслануын билгеләп үтте һәм мәҗбүри вакцинация турындагы карар никадәр тизрәк кабул ителсә, шуның кадәр күбрәк кеше тормышын саклап калып булачагын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100