news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ярты мең кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята

Республикада 42 кеше үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 502 кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Тулаем алганда, стационарда пневмония белән 502 кеше ята, һәм төп диагноз вируслы үпкә ялкынсынуы», — дип сөйләде министр урынбасары.

Шулай ук Альмир Абашев республикада 42 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылганы турында сөйләде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда вируслы пневмония белән авыручылар саны арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100