Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын ике пациент коронавирустан вафат булды
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланган, SARS-CoV-2 вирусы идентификацияләнгән.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды, вирус идентификацияләнде», — дип сөйләде Лилия Галимова.
Казанда яшәүче 1942 елгы ир-атны 6 июнь авыр формадагы ике яклы полисегментар пневмония белән Казанның № 16 шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпиталенә салалар. Авыру хроник йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин система авырулары аркасында катлаулана. 11 июньдә пациентның хәле начарлана, аны реанимациягә күчерәләр. 16 июньдә аның хәле кинәт начарлана, йөрәге туктый. Реанимацион гамәлләр ярдәм итми.
1952 елгы хатын-кызны авыр формадагы вируслы пневмония аркасында катлауланган коронавирус инфекциясе белән 20 июньдә Чистай үзәк хастаханәсенә салалар. Хатын-кызның хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. Ул 26 июньдә вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз