news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы расланган

Үлем сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

 Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы расланган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1951 елгы Казанда яшәүче хатын-кыз вирус корбаны булган. 19 июльдә пациентны хастаханәдән тыш катлауланган пневмония, Covid-19 инфекциясенең авыр формасы диагнозы белән Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә күчергәннәр. Хәле авыр булу сәбәпле, хатын-кызны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Пациентның сулыш юлларында хроник авырулары булган. Ул 24 июль көнне үлгән.

«Үлем сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диде Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100