Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган
20 кешене хастаханәгә салганнар, 13 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган, шуның икесе — читтән кертелгән, 31 очрак — авыру белән элемтә аркасында йоккан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
20 кешене хастаханәгә салганнар, 13 кеше өйдә дәвалана.
Яшь категорияләре буенча: 18 яшькә кадәр — ике, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр — 2, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр — 11, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр — 8, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр — 6, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр — 4 кеше авырган. 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар теркәлмәгән.
Казанда — 18, Яр Чаллыда — 2, Арчада — 2, Югары Осланда — 2, Тукай районында — 2, Биектау, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Сарманда авыруның берәр очрагы ачыкланган.
27 июльгә Татарстанда COVID-19 ның барлыгы 5469 очрагы билгеле. Инфекцияне кичереп, 4324 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 30 кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз