news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 диагнозының озак куелу сәбәбен аңлаттылар

Патологоанатомнарга үлем сәбәбен дөрес куяр өчен 40 көнгә кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин.

Covid-19 диагнозының озак куелу сәбәбен аңлаттылар

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус инфекциясеннән үлем очракларын ачыклау өчен озакка сузылган диагностик эш башкарырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Бүгенге көндә диагнозны клиницистлар эше нәтиҗәләре буенча кую һәрвакытта да мөмкин түгел һәм без бу очракта патологоанатомнар хезмәтеннән, аларның арсеналында булган лабораторияләрдән файдаланабыз. Чыннан да, бу диагностик эшнең нәтиҗәләре бер айга - 40 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин», — дип сөйләде спикер.

Абашев билгеләп үткәнчә, табиблар пациентның үлеменә китергән авыруларның йогынтысына бик нык игътибар бирә, нәкъ менә шуңа күрә коронавирус инфекциясеннән үлү очракларын теркәү соң була.

«Моңа вакыт таләп ителүен игътибарга алырга кирәк», - дип искәртте ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100