news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург ковид мутациясе вакытында вакцинаны үзгәртүгә бер атна кирәк булуын әйтте

Хәзерге препаратлар коронавирусның яңа штаммнарына каршы җитәрлек күләмдә антитәнчекләр тәэмин итә алмаган очракта препаратның яңа варианты кирәк булачак.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Хәзерге препаратлар коронавирусның яңа штаммнарына каршы җитәрлек күләмдә антитәнчекләр тәэмин итә алмаган очракта Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге вакциналарның яңа вариантларын ясарга әзер. Бу хакта үзәк директоры Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Әгәр, S-аксымның безнең рецепторлар белән элемтәгә керә торган өлкәләрендә кискен үзгәрүчән эзлеклелек белән яңа штамм барлыкка килсә, мөгаен, яңа вакцина вариантларын эшкә җигәргә кирәк булачак», — дип аңлатты белгеч.

Аның сүзләренчә, вектор технологиясен теркәгәннән соң кирәкле препаратлар атна дәвамында ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100