news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән ике баланы хастаханәдән чыгардылар

Хастаханә стационарында дүрт бала дәвалануын дәвам итә.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, мәктәптә фаҗигадә зыян күргән тагын ике укучыны Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарганнар.

Хастаханә стационарында 175нче мәктәптәге атыш вакытында зыян күргән дүрт бала дәвалануын дәвам итә. Аларның хәле уртача авырлыкта, тотрыклы дип бәяләнә, тискәре динамика күзәтелми.

175нче мәктәптәге атыш вакытында зыян күргән тагын алты баланы Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарулары турында агентлык элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot