news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 54 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирустан зарарлануның 2966 очрагы теркәлгән, пациентларның күбесе терелгән инде.

Татарстанда тәүлек эчендә  Covid-19 инфекциясенең 54 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан табиблары тәүлек эчендә Сovid-19 коронавирусының 54 яңа очрагын ачыклады. Авыручылар саны кичә теркәлгән күрсәткечтән тугыз очракка кимрәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«20 кеше хастаханәгә урнаштырылды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 34 кеше өйдә дәвалана», – дип хәбәр итте Галимова. 

Авыруларның күбесе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр – алар 21 кеше. 14 кеше - 50дән 60 яшькә кадәр булганнар.

Инфекциялеләрнең күбесе – 39 кеше Казанда ачыкланган. Икенче урында Апас районы – анда дүрт очрак теркәлгән. Өченче урында Чаллы, шәһәрдә авыруны өч кеше йоктырган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда Covid-19 авыруының 2966 очрагы теркәлгән. Пациентларның күпчелек өлеше инде терелде һәм дәвалау учреждениеләреннән чыгарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100