Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 34 яңа очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20 344 очрагы ачыкланган.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«15 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда – 8, Чаллыда һәм Минзәлә районында – дүртәр, Актаныш һәм Спас районнарында – өчәр, Түбән Кама районында – ике, Азнакай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Сарман һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20 344 очрагы теркәлгән, 17 412 кеше (шуларның 29ы – узган тәүлектә) терелгән.
Республикада барлыгы 234 053 кеше (шуларның 4 289ы – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 144 029 кеше икенче дозаны да алган.
Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз