news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 70 яңа очрагы ачыкланган

Инфекцияле кешеләр арасыннан 18е хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 70 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 70 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Унсигез кеше хастаханәгә салынды, 52 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы) », – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, Галимова сүзләренә караганда, 11 очрак читтән кертелгән, ә 59ы элемтә аша йоктырылган.

Авыручыларның җидесе балигъ булмаганнар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 28е – 30дан 50 яшькә кадәргеләр, 16сы – 50дән 60 яшькә кадәр, алтысы – 60тән 70кә кадәр һәм 70тән 80 яшькә кадәрге ике кеше.

Инфекцияле кешеләр аеруча Казанда күп ачыкланган – Татарстан башкаласында 31 кеше авырган. Чаллыда – биш, Лаеш һәм Теләче районнарында – дүртәр, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Питрәч районында – ике, Әгерҗе, Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Савыкканнан соң барлыгы 75 кеше хастаханәдән чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100