COVID-19дан сәламәтләнгән Казан кешесе табибларга рәхмәт сүзләре белән видео яздырган

Бүген Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 632 кеше тәшкил итә.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). Март ахырында коронавирус белән авырый башлаган Казан кешесе Бахром Хамроев терелеп, табибларга рәхмәт сүзләре җиткереп, видео яздырган.

«Татар табиблары бик көчле. Тырышып дәваладылар, үз эшләренең осталары алар. Минем табибларга үземнең рәхмәтләремне җиткерәсем килә», — дип сөйләде Бахром Хамроев.

3 апрельдә Бахром янына шәфкать туташы килеп, борыныннан һәм тамагыннан мазок, венасыннан кан алып киткән булган. Аның үзендә, соңыннан хатынында, абыйсында, кызларында да коронавирус булуы ачыкланган. Бахром бик көчле авырса да, табибларның ярдәме белән тулысынча дәваланган. Бүген аның һәм гаиләсенең хәлләре яхшы, коронавируска тест нәтиҗәләре тискәре булган.

«Авыруны җиңел уза дип уйлаучылар нык ялгыша. Бу чир башкалардан нык аерыла. Коронавирус — бик начар авыру. Кичә коронавируска алынган тест нәтиҗәләре тискәре булды. Мин һәм минем гаиләм бу авырудан дәваланды. Аларда коронавирус җиңелрәк формада барды. Кешеләргә изоляция режимын сакларга киңәш итәр идем», — дип сөйләде коронавирустан дәваланган Бахром.

Бахром турында «Интертат» сайтында репортаж чыккан иде.

Бүген Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 632 кеше тәшкил итә.