news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 инфекциясеннән дәвалаучы табибларга чәй янына татлы ризыклар бирелә

Татлы ризыклар #СпасибоВрачам #Табибларгарәхмәт акциясе кысаларында тапшырылачак.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстан медицина учреждениеләренең Covid-19 коронавирусыннан дәвалаучы хезмәткәрләренә чәй янына татлы ризык җыелмалары оештырылачак. Бу хакта «Бердәм Россия» Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин партия генераль советы секретаре Андрей Турчак белән онлайн-киңәшмә вакытында хәбәр итте.

«Татарстанда  вакытлы инфекция госпитальләре табибларын һәм шәфкать туташларын кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде, без алар өчен чәй җыелмалары әзерләдек. Аларның авыр сменалар арасындагы тәнәфесләрдә чәй яки кофе эчәргә, алга таба эшләргә көч җыярга вакытлары булуын телим. Җыелмалар әзер булуга, безнең волонтерлык үзәге аларны хастаханәләргә һәм поликлиникаларга тапшырачак», — диде Марат Сәмигуллин.

Киңәшмәдә Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, коронавирус белән авыру очраклары арту сәбәпле, күп кенә табиблар тыгыз режимда эшли, еш кына минем ашарга да вакытым юк. Бу вазгыятьтә азык-төлек җыелмалары тәкъдим итү — объектив зарурлык. «Табиблар коронавируска каршы көрәшә. Аларга йөкләнеш кискен артты, аларның күбесе ялларсыз, тәүлекләр буе эшли. Башкаларның гомерен саклап калу өчен һәр көн саен үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куялар», — диде Андрей Турчак.

«Бердәм Россия» партиясенең Төбәк бүлеге «Магнит» ваклап сату челтәре җитәкчелеге белән медицина хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмалары бирү турында килеште, диде Генераль совет секретаре. Аларны «Бердәм Россия»нең #СпасибоВрачам #Рәхмәт табибларга проекты кысаларында бирәчәкләр. Бөтен ил буенча 360 мең табиб һәм медицина хезмәткәрләре азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100