news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 37 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада 124,5 мең кеше (шуларның 2,4 меңе – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан.

Татарстанда узган тәүлектә 37 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
«Татар-информ» архивы

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 12, Чаллыда – 10, Түбән Кама районында – дүрт, Арча районында – ике, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Питрәч һәм Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19,3 меңгә якын очрагы ачыкланган, 16 мең кеше (шуларның 61е – узган тәүлектә) терелгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 124,5 мең кеше (шуларның 2 432се – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 77,9 меңгә якын кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100