Гинцбург, прививка ясаткач, ковидка каршы чараларны күпме үтәргә кирәклеген аңлатты

Прививка ясатканнан соң битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау вируска иммунитет формалашырга өлгерсен өчен кирәк, дип искәртте белгеч.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан кешеләр вакцинаның икенче дозасын алганнан соң өч атна дәвамында иминлек чараларын үтәргә тиеш.

Н. Ф. Гамалея үзәге («Спутник V» препараты әлеге үзәктә уйлап табылды) директоры Александр Гинцбург россиялеләрне шул хакта кисәтте.

Прививка ясатканнан соң битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау вируска иммунитет формалашырга өлгерсен өчен кирәк. Антитәнчекләр коронавируска каршы 92 процент очракта тиешле нәтиҗә бирә, бу 60 яшьтән узган кешеләр өчен аеруча зур әһәмияткә ия.

«Вакцинация узган барлык гражданнар шәхси саклану чараларын (битлек кию, кулларны юу, социаль дистанция саклау, җәмәгать урыннарында булуны һәм җәмәгать транспортыннан файдалануны чикләү) үтәүне дәвам итәргә тиеш», — дип искәртте белгеч.