420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның тагын бер очрагы теркәлгән. Инфекция йоктырган кеше Россиягә Испаниядән килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Әлеге пассажир Россиягә — Испаниядән, ә Казанга Мәскәү аша килгән. Хәзер ул хастаханәдә. Хәле канәгатьләнерлек. Югары температура күзәтелми», — диде Галимова.
Татарстанда коронавирус йоктырган кешеләрнең саны 11гә җитте.