news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Балалар поликлиникасы ачылды

Хәзерге вакытта поликлиникада 17 табиб, 62 урта медицина хезмәткәре эшли.

Лениногорскида Балалар поликлиникасы ачылды
«Заман сулышы»

(Лениногорск, 27 февраль, «Татар-информ», «Заман сулышы», Розалия Мостафина). Шушы көннәрдә Лениногорскида Балалар поликлиникасы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Хәзер балалар поликлиникасы яңа урынга күчте, элеккеге хатын-кызлар консультациясе бинасында урнашты. Әлеге поликлиника — лениногорскилылар өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга. Кутузов урамында урнашкан поликлиниканың нинди хәлдә икәнен шунда йөрүчеләр белделәр инде. Яңа балалар поликлиникасы тышкы яктан да, эчке яктан да бик матур.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин поликлиниканы уңай яктан бәяләде, яңа бина белән котладытабибларга уңышлы эшләр теләде, шулай ук хезмәткәрләр штатын киңәйтү ягын карарга тәкъдим итте. Хәзерге вакытта поликлиникада 17 табиб, 62 урта медицина хезмәткәре эшли.

Яңа бинада авыру балаларны кабул итү өчен аерым керү юлы ясалган, видеокүзәтү белән тәэмин ителгән, рентген аппараты куелган, шулай ук физиотерапевт кабинеты эшли. Белешмә өчен кабинет бар, хәтта балалар өчен уен бүлмәсенә кадәр ясалган. Отоларинголог, офтальмолог кабинетлары заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Биредә тулысынча капремонт башкарылган: тәрәзәләр, ишекләр яңалар куелган, эчке инженерлык челтәрләре, сантехник приборлар, идән япмасы алыштырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин 17 елдан артык табиб-педиатр булып эшләүче Марина Гричановскаяга Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100