news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр алма ашауның көтелмәгән нәтиҗәсен ачыклаган

Алма составындагы фитонутриентлар кешенең баш миендә яңа нейроннар барлыкка килүен стимуллаштыра ала.

Галимнәр алма ашауның көтелмәгән нәтиҗәсен ачыклаган
Зилә Мөдәррисова

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Алма ашау хәтер үсешенә йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Квисленд Университеты һәм Немец нейродегенератив авырулар үзәге галимнәренең тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр тычканнарның баш миендәге кәүсә күзәнәкләрне үстергән һәм аларга алма составындагы фитонутриентларны кушкан. Сынау нәтиҗәләре әлеге матдәләрнең югары концентрациясе яңа нейроннар барлыкка килү процессын стимуллаштыруын күрсәткән.

«Ресвератрол һәм эпигаллокатехин-3-галлат кебек фитонутриентлар, баш миен дә кертеп, төрле органнарга уңай йогынты ясый ала», — дип яза тикшеренү авторлары.

Мондый эффект физик күнегүләр (алар, кагыйдә буларак, нейрогенезга ярдәм итә) ясаган вакытта да булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100