news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы табибларына Россия Президентының Мактау грамоталары тапшырылды

Медицина хезмәткәрләре коронавируска каршы көрәштә керткән өлеше, үз бурычларын үтәгәндә фидакярлек һәм югары профессионализм үрнәге күрсәткәне өчен бүләкләнде.

Чаллы табибларына Россия Президентының Мактау грамоталары тапшырылды
Набчелны.ру

(Чаллы, 27 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 17 медицина хезмәткәрен коронавируска каршы көрәштә керткән өлеше, үз бурычларын үтәгәндә фидакярлек һәм югары профессионализм үрнәге күрсәткәне өчен Россия Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Бүләккә лаек булучылар арасында ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-анестезиолог-реаниматолог Васил Фазылов, Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-анестезиолог-реаниматолог Ришат Хәкимов, 4нче поликлиника табиб-нефрологы Ирина Харитонова, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-эпидемиолог Марина Ходакова, 5нче хастаханә шәфкать туташы Наилә Хөҗҗәтова бар.

Табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташларына шулай ук Россия Президентының Рәхмәт хатлары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Чаллы мэрының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үзләренең эш урыннарын калдырып кимәгән барлык медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Тормышта батырлыкка урын бар», — диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүләкләү тантанасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100