news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан хастаханәсендәге пациентлардан коронавирус таралу ихтималын кире кактылар

Diamond Princess лайнерыннан Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә эвакуацияләнгән сигез кешенең өчесендә Covid-19 коронавирусы ачыкланган.

Казан хастаханәсендәге пациентлардан коронавирус таралу ихтималын кире кактылар
архив tatarstan.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән (анда Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез кеше карантинга урнаштырылган иде) коронавирус инфекциясенең таралуы мөмкин түгел. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бу – махсуслаштырылган хастаханә. Ул гадәти сырхауханә яки шифаханә түгел. Чөнки анда, беренчедән, тиешле җиһазлар, икенчедән, теге яки бу йогышлы авыру таралган очракта нишләргә кирәклеген энәсеннән җебенә хәтле белә торган персонал бар», - диде ул.

Галимова сүзләренчә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә эшләүче табиблар, башка илләрдән килгән берәр турист инфекция алып керә калса дип, Казанда үткәрелгән халыкара чаралар алдыннан махсус курслар узган.

Моннан тыш, Лилия Галимова Diamond Princess лайнерындагы россиялеләрнең ни өчен нәкъ менә Татарстан башкаласындагы хастаханәгә урнаштырылуын аңлатты. «Эвакуацияләнгән пациентларның дүртесе – республикабыз гражданнары, калганнары — башка төбәкләрдән, әмма алар барысы да бер самолетта очкан. Без кешеләрне аера алмыйбыз, алар Россия гражданнары бит. Алар барысы да безнең кешеләр һәм без аларны язмыш кочагына ташлый алмыйбыз», - дип искәртте Казан Кремле вәкиле.

Моннан тыш, Галимова карантиндагы пациентларны борчымаска чакырды. «Әлеге кешеләрнең ике атналык карантинны тыныч кына узуы – иң мөһиме. Әйдәгез, кешеләрнең шәхси тормышына хөрмәт белән карыйк, аларга болай да җиңел түгел бит. Алар бер ай буе шушы лайнерда бикләнеп утырды, хәзер биредә ике атна карантин узалар... Аларга тиешле карантинны үтеп, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар өчен тынычлык кирәк», - дип сүзен йомгаклады ул.

«Татар-информ» агентлыгы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Diamond Princess круиз лайнерыннан Россия туристларын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде. Аларның өчесендә коронавирус инфекциясе ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100