news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 378 яңа очрагы ачыкланган

2022 елның 27 гыйнварына мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясенең 46 618 очрагы рәсми рәвештә расланган

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 378 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, сигез кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 

«50 кеше хастаханәгә озатылган, 328 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 213, Чаллыда — 40, Чистай районында 34 очрак теркәлгән. Республиканың барлыгы 28 муниципалитетында коронавирус очраклары ачыкланган.

Шул рәвешле, 2022 елның 27 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясенең 46 618 очрагы рәсми рәвештә расланган. 38 615 кеше (шуларның 92се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 378 027 кеше (шуларның 6467се — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 884 142 кеше икенче дозаны да алган. 179 654 кеше ревакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100