news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 37 бала коронавируска каршы прививка ясаткан

Яшүсмерләргә коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник М» вакцинасын кадый башладылар.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшүсмерләргә яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник М» вакцинасын кадый башладылар.

«Кичәге көнгә 37 балага вакцина ясалды», — диде Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан сәламәтлек саклау Идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.

Министр урынбасары тиздән прививка ясатырга теләүчеләр күбрәк буласына өметләнүен әйтте. Әлегә вакытлы матбугат чараларында вакцинацияләү кампаниясенә рәсми старт бирелмәде. Оператив штаб эфиры да әлегә вакцинацияләүгә шикләнеп караучы әти-әниләр һәм балаларның күп сорауларына җавап бирер дип саный Жаворонков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100