news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Балаларга планлы медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелергә тиеш

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, пандемиягә дә карамастан, Россиядә балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтүне туктатырга ярамый.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәламәтлек саклау министрына балаларны планлы медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләсен махсус контрольгә алырга кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Эпидемиологик вазгыять катлаулы булуга да карамастан, балаларга ярдәм тулы күләмдә күрсәтелергә тиеш», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, профиль министрлык үз эшен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә балалар арасында чир йоктыру куркынычына юл куймаслык итеп оештырырга тиеш.

Миңнеханов әлеге мәсьәләне шәхсән үзе контрольдә тотачак. Балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле вазгыять турында аңа көн саен җиткереп торачаклар.

 РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә элегрәк билгеләп үткәнчә, пандемиягә дә карамастан, Россиядә балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтүне туктатырга ярамый. Моның өчен барысын да эшләргә кирәк, диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100