news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан үлүчеләр саны статистикасында аерманы аңлатты

Стопкоронавирус. рф сайтында коронавирустан 264 кеше үлгәнлеге турында әйтелә, ә республика мәгълүматлары буенча алар 247 дип бирелә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан үлүчеләр саны статистикасында аерманы аңлатты
Михаил Захаров

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда Сovid-19 инфекциясеннән үлүчеләр санының стопкоронавирус.рф сайтындагы статистикасы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары белән тәңгәл килми.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шул хакта аңлатма бирде. «Ул мәгълүматлар һәрхәлдә тигезләнәчәк. Бу материаллар бирүдә күпмедер тоткарлыклар булу белән бәйле», — диде ул.

Шул ук вакытта Владимир Жаворонков ике оператив штабның да — федераль һәм республика оператив штаблары мәгълүматларын чагыштырырга мөмкин булуын искәртте.

Стопкоронавирус. рф сайтында Татарстанда 264 кешесе коронавирустан үлү турында әйтелә. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанңа Covid-19 инфекциясеннән 247 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100