news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда балалар арасында СОVID-19 белән авыру очраклары турында сөйләделәр

Галим сүзләренчә, коронавирус белән авыручыларның якынча 8-10 проценты балаларга туры килә.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 13-15 яшькә кадәрге төркемдә COVID-19 белән авыручы балаларның 50 процентка якыны чирне җиңел кичерә.

Аның сүзләренчә, коронавирус белән авыручыларның якынча 8-10 проценты балаларга туры килә. Бу турыда Россия Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Төрле яшь төркемендәге балалар авырта, әмма иң күп авыручылар 7 яшьтән алып, 13-15 яшь төркеменә керә», — дип сөйләде ул «COVID-19: кешелеккә яңа чакыру» онлайн-семинарында.

Авыручылар саны малайлар һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ул кадәр аерылмый, диде Горелов. Аның сүзләренчә, 49,9 процент балаларда яңа коронавирус инфекциясе җиңел формада, ә 32,3 процентында симптомсыз узган. 0,2 процент очракта гына ковидның авыр формасы теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100