news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор март аенда коронавирустан авыручылар саны кимиячәген фаразлады

Зарарлану статистикасының узган елгы җәй дәрәҗәсенә кадәр кимүе май аенда булырга тиеш.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә март аенда коронавирус белән авыручылар саны сизелерлек кими башларга мөмкин.

РИА Новостига Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә авырулар санының акрынлап арту фазасы тәмамланган һәм, гадәттә, бер ай-ай ярым дәвам итә торган тотрыклану фазасы белән алышынган.

«Ягъни февраль ахырына кадәр без бүген күргән тенденция сакланыр, мөгаен. Ә март аенда авырулар санының сизелерлек кимүе башланырга мөмкин», - дип саный Горелов.

2020 елның җәе дәрәҗәсендәге статистика май аенда булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100