news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделевич сәламәтлек саклау министрын Мәскәү белән килештерү проектын тәкъдим итте

Депутат сүзләренчә, үзгәрешләр Татарстанга кагылмаячак, чөнки республика үзен Covid-19 белән көрәш буенча лидер төбәк буларак күрсәтте.

Менделевич сәламәтлек саклау министрын Мәскәү белән килештерү проектын тәкъдим итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Дәүләт Думасы беренче укылышта Федераль законның Россия субъектларының сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләүне килештерү кирәклеге турындагы маддәләренә үзгәрешләрне кабул итте. Закон проектын яклап, Татарстан Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич чыгыш ясады.

«Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте — Россия Федерациясенең бөтен территориясендә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүнең бердәм стандартларын тәэмин итү өчен кирәкле шарт», — дип саный парламентарий. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сәясәтче үзе сөйләде.

Борис Менделевич искәрткәнчә, узган ел сәламәтлек саклау өлкәсендә кайбер төбәкләрдә киң күләмле вакыйгалар булган, пандемия сәламәтлек саклау өлкәсендә төбәк башкарма хакимият органнарының кайбер җитәкчеләренең эшләмәвен күрсәткән.

Яңалык Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлеге һәм составында җитди чагылыш тапмас, республика бүгенге көн чакыруларын уңышлы хәл итә, диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100