news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кузьмин коронавирустан прививка ясатты

Журналист хезмәттәшләрен үзеннән үрнәк алырга өндәде.

Андрей Кузьмин коронавирустан прививка ясатты
Владимир Васильев

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Татарстан 24» телеканалының генераль директоры Андрей Кузьмин яңа коронавируслы инфекциядән «Спутник V» препараты белән прививка ясатты.

Журналист КФУның Медсанчасте поликлиникасында прививка ясатты. Кузьмин сүзләренчә, вакцинация алдыннан ул дулкынланмаган диярлек, мисал өчен, ул ел саен грипптан прививка ясата.

Процедура кабинетына керер алдыннан Андрей Кузьмин терапевт янында мәҗбүри карау, сораштыру, анамнез узды, кан басымын, канда кислород күләмен һәм температурасын үлчәтте, шулай ук ул язма рәвештә ризалык бирде.

Баш табибның амбулатор-поликлиника эше буенча урынбасары Ләйлә Морадыймова «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләвенчә, прививка ясатырга 700дән артык кеше язылган, 80 кеше прививка ясаткан.

Терапевт хупланганнан соң Кузьмин процедура кабинетына узды. Шәфкать туташы прививка алдыннан вакцинациягә ризалык бармы-юкмы икәнен ачыклады, ампуланың яраклылык вакытын атады һәм җиңен сызгануын сорады. Поликлиникада коронавирустан ике шәфкать туташы прививка ясый, ә ике табиб эшли.

«Кызганыч, журналист һөнәрен еш искә алмыйлар, ә бит ул иң куркыныч һөнәрләрнең берсе. Чөнки алар һәрвакыт беренче планда. Компьютер янында офиста утырып кына яңалык эшләп булмый, бигрәк тә телевизион журналистларга. Шуңа күрә үзеңне куркыныч астына куймас өчен прививка ясатырга кирәк «, — диде Андрей Кузьмин.

Телеканалның генераль директоры журналистлар өчен үрнәк булырга теләвен аңлатты.

«Әгәр син прививка ясаткансың икән, авыру артык катлаулы булмаячак, ковид йоктырган кеше 2-3 ай авырып ятмаячак», — диде Андрей Кузьмин.

Журналист сүзләренчә, прививкадан соң бернинди үзгәреш тә тоймаган. 21 көннән соң «Спутник» препараты белән прививканың икенче фазасын ясатачак.

КФУ медсанчастеның баш табибы урынбасары сөйләгәнчә, поликлиникага 2-33-30-00 телефоны буенча шалтыратып коронавирустан прививкага язылырга мөмкин.

«Без пациентларны билгеле вакытка язабыз, аннары шул вакытта прививка ясатырга килергә уңайлымы дип шалтыратып сорыйбыз», — диде Ләйлә Морадыймова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100