news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып 26 декабрьгә Татарстанда ковид йоктыруның 12784 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 26 декабрьгә республикада коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала барасы да чирне авыру кеше белән аралашкач йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«31 кеше хастаханәдә, 73 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Иң күп авыручылар (39 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Балиг булмаган биш бала авырган. 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән алты кеше авырый.

Казанда авыру йоктыруның - 45 очрагы, Чаллыда 11 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып 26 декабрьгә Татарстанда ковид йоктыруның 12784 очрагы теркәлгән. Бу чорда 10 617 кеше (узган тәүлекә — 23) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100