news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакцинаның беренче дозасыннан соң QR-кодлар бирү тәртибен аңлаттылар

Поликлиникада әле беренче прививканы гына ясатырга җыенган кешеләргә QR-кодны урында ук бирәчәкләр.

Вакцинаның беренче дозасыннан соң QR-кодлар бирү тәртибен аңлаттылар

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда бүгенге көннән ТР Хөкүмәте карары үз көченә керде, аның буенча вакцинаның беренче компонентыннан соң вакытлыча QR-кодлар биреләчәк.

«Безнең бурыч – бүген әлеге эшне башлап җибәрү», - дип искәртте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Министр урынбасары аңлатып үткәнчә, әгәр кеше әлеге яңалык кертелгәнче беренче компонентны алган икән, аның кулында вакцинация турында таныклык яки Дәүләт хезмәтләрендә беренче уколны ясатуы турында мәгълүматлар булырга тиеш. Әлеге документлар белән яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникага QR-код бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Поликлиникада әле беренче прививканы гына ясатырга җыенган кешеләргә QR-кодны урында ук бирәчәкләр.

Әгәр вакцинация мобиль пунктта узган икән, бу очракта кодны шунда ук бирү мөмкинлеге юк. Беренче компонентны алган кешеләрне йә үз поликлиникаларына җибәрәчәкләр, йә мобиль пунктта прививка ясаткан көнне табиблар кизү торган дәваханәгә җибәрәчәкләр.

Прививканы мобиль бригадалар ярдәмендә өйдә ясаткан кешеләргә дә вакцинация үткәргән поликлиникага яки яшәү урыны буенча беркетелгән дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100