news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 249 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Бер тәүлек эчендә коронавируска 1,8 мең (пандемия башланганнан алып 4 миллионнан артык) тест үткәрелгән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 249 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 249 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 37 057гә җитте», — дип хәбәр итте ул.

Бер тәүлек эчендә коронавируска 1,8 мең (пандемия башланганнан алып — 4 миллионнан артык) тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада узган тәүлектә коронавирустан 312 кешенең терелүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot