news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авырганнан соң QR-кодлы сертификат бер ел гамәлдә булачак

Хәзерге вакытта кирәкле документлар әзерләнә.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Covid-19 коронавирусы белән авырган кешеләргә бирелгән сертификат терелгәннән соң бер ел гамәлдә булачак. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Обнинскига эш сәфәре вакытында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзерге вакытта кирәкле документлар әзерләнә, диде РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы журналистлар белән әңгәмә вакытында.

Моңа кадәр корнавирус белән авырганнан соң QR-кодлы сертификат алты ай гамәлдә иде.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың коронавирус кичергән кешеләр сертификатларының гамәлдә булу вакытын озайту турындагы инициативасын хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100