Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Сәламәтлек гади ул» проектының тәүге кунагы булачак
YouTube платформасында сәламәтлек саклау өлкәсендәге актуаль темаларга туры эфирлар оештырылачак.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән «Сәламәтлек гади ул» дигән онлайн-проект старт ала. Бу хакта оештыручыларның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Һәр эфир билгеле бер темага багышланачак. Анда татарстанлылар җанлы дискуссия форматында сәламәтлек саклау өлкәсендәге әйдәп баручы белгеч һәм медицина тармагына карамаган берләшмә вәкиле белән шул хакта фикер алышачак. Проектка танылган блогерлар, медиа-персоналарны да, шулай ук җәмәгать эшлеклеләрен дә чакырачаклар», - диелә хәбәрдә.
«Сәламәтлек гади ул» проектының беренче эфиры бүген 18.00 сәгатькә билгеләнгән. Программада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм медицина фәннәре кандидаты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы, Казанның «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең неонатология буенча баш белгече, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең госпиталь терапия кафедрасы ассистенты Аннан Бабинцева катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз