news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан даруханәләренә препаратларны республика халкына гына сатарга киңәш иттеләр

Даруларга кытлык барлыкка килмәсен һәм алар тулысынча юкка чыкмасын өчен шундый чара күрелә.

Татарстан даруханәләренә препаратларны республика халкына гына сатарга киңәш иттеләр
Владимир Васильев

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Хөкүмәтендә Россиянең башка субъектлары белән чиктәш районнарда урнашкан даруханәләргә препаратларның республикада яшәүчеләргә генә сатылуын күзәтергә киңәш иттеләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта шулай дип белдерде.

«Бездә Россиянең башка субъектлары белән чиктәш районнар бар, анда даруханәләргә рецептларны тикшерергә һәм препаратларның әлеге территориядә яшәүче республика кешесенә сатылуын контрольдә тотарга тәкъдим ителде. Беренче чиратта, алар Татарстан халкын әлеге препаратлар белән тәэмин итүне кайгыртырга тиеш», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, бу катгый билгеләнгән норма түгел, ә республиканың фармацевтика базарын көйләү, даруларга кытлык барлыкка килмәсен һәм алар тулысынча юкка чыкмасын өчен ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиологиягә каршы комиссиясе тәкъдиме, дип өстәде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның дәүләт даруханәләрендә препаратлар резервы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100