news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог чыгарылыш сыйныф укучыларына стресска каршы көрәш алымнарын аңлатты

Лия Бодрова фикеренчә, кагыйдәләрне үтәсәң хәтер яхшыра, игътибарлылык арта, мәгълүмат та җиңелрәк үзләштерелә.

Психолог чыгарылыш сыйныф укучыларына стресска каршы көрәш алымнарын аңлатты
Лия Бодрованың шәхси архивыннан

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова укучыларга имтиханга әзерләнгәндә стресска дучар булмас өчен, мөһим кагыйдәләрне үтәү кирәклеген әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен белер өчен сынау имтиханнары тапшыра. Бу вакытта баланың психикасына начар йогынты булмасын өчен, дүрт кагыйдәне истән чыгармаска кирәк.

«Беренчедән, уку вакыты 40-45 минут булырга тиеш, 20 минутлык тәнәфесләр ясарга кирәк. Икенче кагыйдә — кичке унбердән дә соңга калмыйча йокларга яту. Өченчедән, дөрес тукланырга кирәк. Дүртенчедән, кислород балансын саклау өчен, күнегүләр ясарга һәм ешрак саф һавада булырга кирәк», — диде психолог.

Лия Бодрова әйтүенчә, әлеге кагыйдәләрне һәр көнне даими рәвештә үтәгәндә, баланың хәтере яхшы була, игътибарлылык арта, мәгълүмат та җиңелрәк үзләштерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100